news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нормабашта җиләк-җимеш бакчасына нигез салынды

Чия, слива, крыжовник, боярышник, балан, чикләвек үсәчәк

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү ункөнлеге игълан ителгән иде. Әлеге декадага Кукмара районының Нормабаш авылы халкы да актив кушылды. Бу якшәмбедә алар авыл зиратын чистарттылар һәм җиләк-җимеш бакчасына нигез салып, анда 200дән артык агач утырттылар.
 "Авыл читендәге ярты гектар мәйданга 20 төп алмагач, 200 төпкә якын чия, слива, карлыган, терн, крыжовник, боярышник, балан, урман чикләвеге утырттык. Бакчаның әйләнә-тирәсендә исә миләш, юкә, чыршы, декоратив роза куаклары урын алды.
 Алмагач куакларын нормабашлылар Тоймадан алып кайтканнар", -  дип хәбәр итә “Хезмәт даны” басмасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100