news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Норлат волонтерлары тырышлыгы белән чираттагы гуманитар ярдәм юлга чыккан

31 гыйнварда Норлат волонтерлары һәм битараф булмаган райондашлар тырышлыгы белән, 109нчы (2026 елда 5нче) гуманитар ярдәм партиясе юлга чыкты. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты хәбәр итә.

Аны фронтка Казанның «Вместе мы – сила» волонтерлык оешмасы китерәчәк.

«Барлык волонтерларга, авыл җирлекләренә, Норлат зонасы мәчетләренә, халыкка сугышчыларга гуманитар йөк җыюда һәм озатуда ярдәм иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез», – ди Норлат авылы активисты Роза Ягудина.

news_right_1
news_right_2
news_bot