Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районы мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Нурлат мөхтәсибәтендә 20нче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада районның мәчетләренә Коръән дәресләренә йөргән 3-15 яшьлек балалар катнашты.
Бәйгедә көч сынашырга Нурлат мөхтәсибәтенең барлык мәчетләреннән 165 малай һәм кыз килде. Катнашучылар 6, 9, 12, 15 яшькә кадәрге төркемнәргә бүленеп, 5 сүрәгә кадәр, 5 сүрәдән күбрәк һәм бер җүз номинацияләре буенча көч сынашты. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста малайлар һәм кызлар аерым бәяләнде, жюри карары буенча җиңүчеләргә грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйге Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә үтте, биредә үк катнашучылар өчен кунак ашы оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз