news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Норлат авылы волонтерлары хәрбиләргә гуманитар йөк җибәрергә әзерләнә

Яшел Үзәннең Норлат авылы волонтерлары махсус хәрби операциягә чираттагы гуманитар йөкне җибәрергә җыена. Алар 2 тепловизор, 64 маскировка челтәре, 70 тактик носилка, окоп шәмнәре, су, 100 данә җылы эчке кием, бәрәңге, суган, сарымсак, азык-төлек, гигиена чаралары белән посылка, укучыларның хатлары, медикаментлар әзерләгән. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбрә итә.

«Гуманитар йөк җыюга ярдәм иткән барлык битараф булмаган якташларга, күрше авылларда яшәүче - Бәчек, Урысбага, Акъегет, Бакырчы, Мулла Иле, Олы Ачасыр, Карашәм, Күгәй халкына зур өлеш кертүләре, финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен «Мөслимә», Акъегет, Бузай, Бәчек мәчетләренә, Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Норлат, Акъегет, Бакырчы мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективына зур рәхмәт белдерәбез», диелгән хәбәрдә.

Әлеге ярдәмне әзерләүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары да нык тырышкан.

«Бу борчулы вакытта беркем дә читтә калырга тиеш түгел! Җиңү күп очракта армиягә ышанычлы тыл ярдәме күрсәтүгә дә бәйле», - дип сөйли Норлат активисты Роза Ягудина.

news_right_1
news_right_2
news_bot