Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Nordwind авиакомпаниясе кышкы сезон ахырына кадәр Казаннан яңа халыкара рейслар ача
Nordwind Airlines авиакомпаниясе кышкы сезон ахырына кадәр Казаннан яңа халыкара рейслар ачарга ниятли. Бу хакта журналистларга авиакомпаниянең сату бүлеге башлыгы Александра Галикбарова хәбәр итте.
«Бу Казан аэропорты өчен яңа маршрутлар булачак. Яңа юнәлешләрне якын арада ачу планлаштырыла. Бу шулай ук ихтыяҗ зур булган юнәлешләр, нигездә, БДБ илләре булачак», – диде ул.
Галикбарова искәрткәнчә, 17 июльдә Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка туры рейслар ачкан.
«Беренче рейста пассажирларның 30 проценты Санкт-Петербургтан Казанга килгән һәм алга таба Ташкентка очкан. Ягъни алар транзиттан файдаланган. Бе Казан аэропорты аша маршрут челтәре булдырырга ниятлибез», - дип билгеләп үтте ул.
Nordwind Airlines авиакомпаниясе бүген Казаннан Сухумга авиарейс ачты. Татарстан белән Абхазияне беренче тапкыр туры авиарейс тоташтырды.
Казан – Сухум маршруты буенча рейслар Airbus A321 самолетында атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак, очкыч 220 пассажирны сыйдыра. Августта очышлар ешлыгы атнага икедән өч рейска кадәр артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз