news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Nordwind авиакомпаниясе юлчыларны татарча сәламли башлаган

Nordwind авиакомпаниясе юлчыларны татарча сәламли башлаган
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Nordwind авиакомпаниясенең генераль директоры урынбасары Антон Маттис әйтүенчә, Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында авиакомпания юлчыларны узган елдан башлап татар телендә сәламли.

«Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортының төп һава ширкәте буларак, без Татарстан традицияләрен хөрмәт итәбез һәм аларны республикадан читтә популярлаштырабыз. 2022 елның декабреннән Nordwind бортларында пассажирларны татар телендә сәламли һәм мәгълүмат әйтә башладык. Узган елдан алып безнең авиакомпания татар телендә сөйләшә. Бу безнең яктан дөрес адым булыр, дигән карарга килдек. Бүгенге көндә төрле төбәкләргә очканда без, шул рәвешле, татар телен популярлаштырабыз», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

  • «Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт. Очыш сезнең күңелләрегезгә хуш килсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт», - диелә юлчыларны сәламләгәндә.

Антон Маттис Nordwind авиакомпаниясенең Казан халыкара аэропортыннан 20 юнәлеш буенча очыш программасын тәкъдим итүен әйтте.

«Быел очышларның санын арттырдык: Мурманск, Владикавказ, Омск, Барнаул, Таулы Алтай һәм Красноярск кебек юнәлешләр буенча туры очышлар булдырдык. Казан халыкара аэропорты белән берлектә юлчыларга хезмәт күрсәтүне җайга салдык. 2023 ел ахырына кадәр Казан аэропортында 1 млн 226 мең юлчыга хезмәт күрсәттек, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән 113 процентка күбрәк», - диде авиакомпаниянең генераль директоры урынбасары.

Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортының генераль директоры Сергей Романцов Россиядә иң эре авиакомпанияләрнең берсе булган Nordwind Airlines якын партнерларның берсе булуын искәртте.

«Казаннан башкарыла торган очышлар санын күп тапкырга арттырды. Казан аэропортының маршрут челтәрен үстерү өлкәсендә стратегик партнерлык буенча Nordwind Airlines авиакомпаниясе белән килешү имзаланган иде. Әлеге программа нигезендә авиакомпания Казан аэропортыннан рейсларны башкару юнәлешләре санын һәм ешлыгын планлы рәвештә арттырырга планлаштыра. Казан аэропорты Себер һәм Урта Азия шәһәрләреннән килеп, Көнбатыш һәм Россиянең көньяк төбәкләренә баручы пассажирлар өчен транзит пункты булып тора», - диде ул.

«Nordwind» авиакомпаниясенең очыш программасы булганга күрә Татарстан Республикасы Россия төбәкләреннән килгән туристлар өчен җәлеп итү урынына әйләнде. Киләчәктә авиакомпания очыш программасын киңәйтәчәк, шулай итеп, ил буенча сәяхәт итү өчен яңа мөмкинлекләр булыр дип өметләнәбез», - диде Казан халыкара аэропортының генераль директоры.

  • Nordwind авиакомпаниясе – юлчыларга хезмәт күрсәтү буенча Россиянең иң эре авиакомпанияләр рәтенә керә һәм ил буенча үсеш алган маршрут челтәрләренең берсе. Шереметьево, Пулково, Сочи, Казан һәм Махачкала – база аэропортлар булып санала. Авиакомпания 2008 елда эшли башлаган. Гомумән алганда, 317 240 рейс һәм 56 320 800 пассажир булган. Авиакомпания «курорт юнәлешләре буенча Россиянең иң яхшы ташучысы 2021» категориясендә Skytrax World Airline Awards премиясенә лаек була. Nordwind Skyway Service Award 2022 премиясендә «халыкара туристик чартер ташулар категориясендә иң яхшы авиакомпания» номинациясендә җиңү яулый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100