Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Nordwind авиакомпаниясе: Казан аэропортындагы чикләүләр аркасында рейслар тоткарлана
Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казан аэропортындагы чикләүләр аркасында рейслар тоткарлану турында хәбәр итте. Бу хакта авиакомпаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, түбәндәге рейслар тоткарлана:
N4-243 Санкт-Петербург – Казан;
N4-244 Казан – Санкт-Петербург;
ЕО/N4-725 Казан – Әстерхан;
ЕО/N4-726 Әстерхан – Казан;
ЕО/N4-769 Казан – Уфа.
Моннан тыш, Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүматлары нигезендә, Екатеринбургка, Мәскәүгә һәм Хургадага очучы авиарейслар тоткарлана.
Аэропортка Татар транспорт прокуроры ярдәмчесе килгән. Пассажирлар өчен мобиль кабул итү бүлмәсе оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз