news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Номерларны яшергән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында законны хупладылар

Федерация Советы дәүләт номерларын яшергән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында законны кабул итү өчен тавыш бирде. Әлеге закон нигезендә машинаның дәүләт номерын яшерә торган җайланмалар куллану өчен автомобиль хуҗасына 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү янаячак.

Хәзер гамәлдә булган кагыйдәләр буенча номерлары пычрак яки укылмый торган булган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен машина йөртүчегә 500 сум штраф салырга мөмкиннәр. Номерларсыз йөргән, аларны яшергән яки үзгәрткән өчен 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә яки 5 мең сум штраф түләтергә мөмкиннәр.

Шулай ук законда кабат номерларсыз яки номерларны яшерә торган материаллар кулланып автомобиль белән идарә иткән өчен 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә тәкъдим ителә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә киләсе елдан башлап җиңел машиналар импорты кимү фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100