news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Номерлар пычрак булган очракта машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Номерлар пычрак булган очракта машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Дәүләт номеры укылмый торган автомобиль белән идарә иткән өчен машина йөртүче кисәтү дә алырга һәм өч айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Һәр конкрет очракта җаваплылык чарасы номерны нормаль танып булмый торган сәбәп белән билгеләнә, дип сөйләде «Татар-информ» га автоюрист Дмитрий Славнов.

«Автомобильнең укылмый торган номеры дип нәрсәне санарга? Мәсәлән, кыш көне көчле кар ява, ә сез машинада трассада барасыз. Сез машинаны юган гына булсагыз да 15 минуттан машина пычрана ала, номерлар, чыннан да, күренмәячәк. Инспектор бу очракта штраф салмый, ә бары тик хокук бозуны бетерүне генә сорый», – диде Славнов.

Әмма машина номерлары һава торышы яхшы көнне пычрак булса, җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Мисал өчен, кайбер автомобильчеләр, аерым символларны яшерү өчен, номерларның бер өлешен кар, пычрак яки башка предметлар белән махсус ябалар. Бу очракта машина йөртүчегә 5 мең сум күләмендә штраф яки 1 айдан 3 айга кадәр хокуклардан мәхрүм итү яный ала, дип өстәде эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot