news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нократ елгасында суның күтәрелүе нәтиҗәсендә Кукмара районында биш йортны су баскан

Әгәр елгада су алга таба да күтәрелүен дәвам итсә, тагын тугыз шәхси йортны су басарга мөмкин.

Нократ елгасында суның күтәрелүе нәтиҗәсендә Кукмара районында биш йортны су баскан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Нократ елгасында суның күтәрелүе нәтиҗәсендә Татарстанның Кукмара районында биш йортны су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә 112 бердәм номерына Нократ елгасында суның күтәрелүе нәтиҗәсендә Лубян торак пунктында биш бакча яны участогын һәм биш йортны (аларда 14 кеше, шул исәптән 2 бала яши) су басуы хакында хәбәр килгән.

Әгәр елгада су алга таба да күтәрелүен дәвам итсә, тагын тугыз шәхси йортны су басарга мөмкин.

Су басу зонасында барлыгы 14 йорт урнашкан, аларда 46 кеше (шуларның 9ы – балалар) яши.

Торак пунктта гидрологик хәлне вакытлыча оештырылган ике пост контрольдә тота. Суның биеклеген ике сәгать саен үлчәп торалар. Су басу очрагына өч көймә әзерләнгән, шулай ук халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр итү системаларының эше тикшерелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100