news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нократ елгасында су күтәрелү сәбәпле, Лубян авылында 10 йорт яны кишәрлеген су баскан

Кукмара районының Лубян авылында Нократ елгасында су күтәрелү сәбәпле, 10 йорт яны кишәрлеген су баскан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода, әлеге территория аерым контрольдә, дип ышандыралар. Җирле халыкны эвакуацияләү ихтыяҗы юк, диелә.

21 апрельгә Татарстанда ике грунтлы юл, бер түбән күпер, шулай ук 26 йорт яны участогы су астында калган, дип искәрттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot