news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нократ елгасында дуслары белән су коенганда батып үлгән баланың мәетен тапканнар

Фаҗига республиканың Мамадыш районында була, биш бала Нократ елгасына су коенырга барган булган.

Нократ елгасында дуслары белән су коенганда батып үлгән баланың мәетен тапканнар

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Нократ елгасында дуслары белән су коенган вакытта батып үлгән баланың мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген көндез сәгать унберләр тирәсендә 2нче зона коткару отряды водолазлар төркеме 13 яшьлек малайның үле гәүдәсен ярдан 300 метр ераклыкта 2,5 метр тирәнлектән табып алган. Баланы ярга алып чыгып, полицейскийларга тапшыралар.

Элегрәк «Татар-информ» кичә биш баланың Мамадыш шәһәре янында Нократ елгасы ерганагына су коенырга китүен, коенганда 13 яшьлек малайның суга чумуын һәм югалганлыгын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot