Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нократ Аланындагы Дөнья халыкларының баш киемнәре музее юбилеен бәйрәм итә
«Эшләпә йорты» Россия Федерациясендә бердәнбер шундый музей һәм Киров өлкәсенең иң бай музейларының берсе дип санала.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварында Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендәге Дөнья халыкларының баш киемнәре музее («Эшләпә йорты») үзенең биш еллыгын билгеләп үтә.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте музей мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бу вакыт эчендә музейга берничә мең турист һәм кунак килгән. Мәдәни объектлар тупланмасы дүрт тапкыр диярлек арткан.
2021 елга «Эшләпә йорты» Россия Федерациясендә бердәнбер шундый музей статусын саклап кала һәм Киров өлкәсенең иң бай музейларының берсе булып тора.
Биредә дөньяның төрле халыкларының, Россия Федерациясенең һәм Идел-Урал төбәге халкының баш киемнәре һәм өс киемнәре турында экспозицияләр тупланган. Монда татарларның төп этнографик төркемнәренең, шулай ук мари, удмурт, чуваш, башкорт, мордва, коми һәм башка халыкның баш, өс, аяк киемнәре коллекцияләре җыелган.
Музейда даими рәвештә төрле милли киемнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрелә, баш киемнәре һәм милли костюмнар ясау осталарының шәхси күргәзмәләре оештырыла, тематик кичәләр, лекцияләр, викториналар һәм квестлар үткәрелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз