news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нократ Аланында «Татар моңы мәңге яңгырар» бәйгесе узды

22 мартта Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Победа» мәдәният йортында «Татар моңы мәңге яңгырар» III халыкара фестиваль-бәйгесе финалы узды. Концерт Нәүрүз бәйрәменә багышланды. Фестиваль-бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм Кытайдан 300дән артык кеше катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Фестивальдә катнашучыларны Киров өлкәсенең Бөтендөнья татар конгрессы оешмасы рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Таткультресурс үзәге»нең фестиваль һәм бәйге программалары бүлеге мөдире, фестивальнең жюри әгъзасы Нияз Кәримуллин, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре Миңгол Галиев һәм башкалар сәламләде.

Фестиваль-бәйге кысаларында иҗат коллективлары өчен түгәрәк өстәл, «Түгәрәк уен» милли бию-уен программасы, «карга боткасы» белән сыйлану, бәйгенең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100