news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нократ Аланында Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды

Нократ Аланында Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды
Фото: «Татар-информ», Камилә Билалова

Киров өлкәсенең Нократ Аланында уза торган XV Бөтенроссия авыл Сабан туенда абсолют батыр билгеле булды.

Татарстаннан Эльдар Хәмитов абсолют батыр булды. Көрәш батырына төп бүләк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан Лада Гранта машинасы иде. Машина ачкычын батырга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров тапшырды.

«Чаллыда җиңәргә өметләнгән идем – җиңелдем. Монда үзем дә белмәдем, шулай килеп чыкты, Аллаһка шөкер. Җиңү җиңел бирелмәде, ләкин җиңел генә беркем дә китереп бирми, отарга кирәк. Бу минем алтынчымы-җиденчеме машина инде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot