Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нократ Аланында «Акыл фабрикасы» татар яшьләрен берләштерде
3-5 июньдә Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә «Карин татарлары IV. Яшьләр җыены» оештырылды. Әлеге чара РТ Рәисе гранты акчаларына үткәрелде. Бу проектка Бөтендөнья татар яшьләре форумы да кушылды: чара кысаларында «Акыл фабрикасы» белем бирү программасы белән Нократ Аланына бардылар, дип хәбәр итә «Татар-информ»га Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе Айзилә Абдрахманова.
Өч көн дәвамында мәктәп укучылары һәм студентлар ясалма фәһем белән танышты, шәҗәрә төзергә өйрәнделәр, милли уен коралларын һәм сәнгать иҗатын үзләштерделәр, шулай ук шәһәр музейларына экскурсиягә бардылар.

Беренче көнне Райнур Хәсәнов Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге һәм проектлары буенча чыгыш ясады. Аннан соң ясалма фәһемне көндәлек тормышта куллану буенча остаханәләр узды: текстлар генерациясеннән алып мәгълүматларны анализлауга кадәр кирәкле промтларны язарга өйрәнделәр. Төштән соң Ләйсән Фәхриева проект эшчәнлеге буенча воркшоп үткәрде, катнашучылар үз идеяләрен проектларга әйләндерү серләренә төшенделәр. Көн ике параллель дәрес белән тәмамланды: Азат Ахунҗанов балаларга стикерпаклар ясау буенча дәрес үткәрде, ә Исламия Гәрәева милли бизәкле брелоклар һәм алкалар ясау буенча остаханә күрсәтте.
Икенче көнне Пенәгәр авылы мәчете имамы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдиновның шәҗәрә төзү буенча остаханәсе белән башланды. Музыкант, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин милли музыка уен кораллары буенча лекция-остаханә белән чыгыш ясады, теләүчеләр курай һәм кубызда да уйнарга өйрәнә алды. Төштән соң татар эстрадасы артисты, «Болгар радиосы» премиясе лауреаты Гөлүс Хәбибрахманов тавыш кую һәм вокал буенча остаханә үткәрде. Аннан соң Красная Поляна балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Айрат һәм Венера Газизуллиннар сынлы сәнгать буенча дәрес үткәрде.

Көн дәвамында катнашучылар өчен татар телендә уеннар да оештырылды. Балаларга татар телендә «Мафия» уены аеруча ошады.
Чараның өченче көне мәдәни программага багышланды. Катнашучылар «Молот» заводы тарихы музеена һәм дөнья халыклары баш киемнәре музеена бардылар, анда түбәтәй, калфак һәм төрле илләрнең милли баш киемнәре коллекциясе белән таныштылар.
Белем бирү программасын үткәрүдә ярдәм иткәне һәм яшьләр инициативаларына терәк булганы өчен Киров өлкәсе татар конгрессына рәхмәтебезне белдерәбез, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз