news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нократ Аланы янындагы елгада боз кузгалган

Мишә һәм Иж елгаларында су күтәрелә бара, ә Ык елгасында ул ярларыннан ташып чыккан.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Нократ Аланы янындагы елгада боз кузгалган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Мишә һәм Иж елгаларында су күтәрелә бара, ә Ык елгасында ул ярларыннан ташып чыккан.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында суның биеклеге критик ноктадан ике метрга түбәнрәк, ә Чабаксар ГЭСының түбәнге өлешендә су аннан нибары 90 сантиметр ераклыкта тора.

Азнакай һәм Нурлат районнарындагы берничә күпер, шулай ук Арча районының Кәче авылына илтә торган юл әле дә булса су астында. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйләнгеч юллар оештырган һәм тәүлек әйләнәсе кизү тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot