Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нократ Аланы егете мәскәүлегә товар урынына кирпеч салынган посылка җибәргән
Кукмара эчке эшләр бүлегенә Мәскәүдә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итә.
(Кукмара, 15 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара эчке эшләр бүлегенә Мәскәүдә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итә. Ул сату сайтларының берсендә 11 мең сумга уен приставкасы сатучы белән килешкәнен һәм аңа акча күчергәннән соң, почта аша товар урынына кирпеч салынган посылка алганын әйтә, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре үткәргән оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә бу эшне кылган 22 яшьлек Нократ Аланы егете тоткарланды. Әлеге гражданин сату сайтларында уен приставкалары сатуы турында белдерүләр бирә, сатып-алучылар белән килешкәннән соң, акчаны Кукмарага почта күчерүе аша күчерергә куша. Хәзерге вакытта бу кешегә карата җинаять эше ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз