news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ногманов: Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авылда калучыларга ярдәм чаралары бар

Илдар Ногманов яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында искәртте.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ветеринария хезмәткәрләре белән тәэминат 97 процент дәрәҗәсендә.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә белгечләрнең уртача яше 42 яшь булуын әйтте.

Илдар Ногманов яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында искәртте. 35 яшькә кадәр белгечләргә эчке ярдәм программасы бар: югары белемлеләргә бер тапкыр 35 мең сум, урта һөнәри белеме булганнарга бер тапкыр 25 мең сум акча бирелә. Шулай ук, ай саен алар төп хезмәт хакына 8-10 мең сум акча алып эшли.

Терлекчелек өлкәсендә эшләүче 682 хезмәткәр квалификациясен арттыру турында таныклык алган.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авылда калучыларга ярдәм чаралары бар. Югары уку йортын тәмамлаучыларга өч ел дәвамында хуҗалыкта эшләү шарты белән 300 мең сум, махсус урта уку йортын тәмамлаучыларга 150 мең сум бирелә. Шулай ук, 7,5 меңешәр сум айлык түләүләр каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100