news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ногинскида Идел буе Болгарында ислам кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар узды

Ногинск шәһәренең район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә узды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Күргәзмәне ачу тантанасында Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү татарлары автономиясе Советы Президиумы әгъзасы Рушан Аббясов катнашты.

Мөфти Рушан Аббясов сүзләренчә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырыла торган чаралар барлык бәла-казаларны һәм авырлыкларны бергә җиңгән халыкларның күп гасырлык туганлыгын күрсәтә, һәм бүгенге көндә бу бик мөһим.

Кичәнең концерт өлешендә Россиянең атказанган артисткасы һәм Татарстанның халык артисткасы Наилә Фатехова җитәкчелегендәге «Мәдинә» музыка ансамбле чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100