Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч: Пенсия күләме һәрвакытта да стажның озынлыгына бәйле түгел
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Пенсия исәпләүнең заманча формуласында стажның озынлыгына кагылышлы параметр юк – иминият өлеше суммасы шәхси пенсия коэффициентының күләменә бәйле. Кайбер гражданнар стажда мөмкин кадәр күбрәк чорны исәпкә алырга омтыла һәм бу тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин, дип белдерде Санкт-Петербург дәүләт университетының хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы ассистенты Фатыйма Ногайлиева. Бу хакта «Российская газета» яза.
Әйтик, 2002 елга кадәр белем алу чорын исәпләү калган барлык чорларның да элекке формулалар буенча исәпләнүенә китерә. Нәтиҗәдә, пенсия билгеле бер сумма белән чикләнәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә Пенсия фонды, пенсионер өчен тагын да отышлырак исәпләү вариантлары булганга, һөнәри белем алу чорларын иминият стажына кертми, дип ачыклык кертте белгеч «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында.
Бу 2002 елга кадәр Ерак Төньяк районнарында эшләгән чорларга да кагыла. Моннан тыш, бала караган чорны керткәндә гомуми хезмәт стажыннан 1,5 елны чигерәчәкләр, дип искәртте Ногайлиева.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 4,8 процентка индексацияләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз