Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Татарстанда өч сәгать буе пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды
Бүген 1.14 сәгатьтән 4.12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителә.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелә ведомство хәбәрендә.
Республика аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә карата вакытлыча чикләүләр кертелмәде.
РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, бер төн эчендә һава һөҗүменнән саклану системасы Украина 87 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Дроннар Белгород, Брянск, Воронеж, Түбән Новгород, Курск, Орел, Тамбов, Калуга, Пенза, Ульяновск, Тверь, Ленинград өлкәләре, Мордовия һәм Кырым республикалары территорияләрендә юк ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз