news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Татарстан белән күрше Самара өлкәсендә Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Төнлә һава һөҗүменнән саклану системасы РФ төбәкләрендә, шул исәптән Самара өлкәсе территориясендә Украинаның самолет тибындагы 185 пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, Азов диңгезе акваториясе, Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Курск, Ростов, Саратов өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләре һәм Кара диңгез акваториясендә пилотсыз очу аппаратлары бәреп төшерелгән.

Татарстанда Мәскәү вакыты белән 2.54 сәгатьтән пилотсыз очкыч һөҗүм итү режимы гамәлдә. Мәскәү вакыты белән 4.40 сәгатьтә Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллыда яшәүчеләр дә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы турында кисәтүләр алды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яшеренү урыннарына төшәргә киңәш иттеләр. Мәскәү вакыты белән 06:19 сәгатьтә Кама аръягында пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot