Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Татарстан белән күрше Самара өлкәсендә 12 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
РФ Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Украинаның самолет тибындагы 25 пилотсыз очкычын юк иткән. Аларның күбесе -12 - Самара өлкәсендә бәреп төшерелгән. Калганнары Белгород, Курск, Саратов, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә юк ителгән.
Татарстанда кичә 19:40 сәгатьтән 22:06 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Соңрак Росавиация очышларга вакытлыча чикләүләр кертте: башта - Мәскәүнең Шереметьево аэропортында, аннары Петербургның Пулково һава аланында һәм кайбер төбәк аэропортларында – Пенза, Ульяновск, Волгоград, Самара, Калуга һәм Саратовта. Хәзер барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылды, әмма алар расписаниедә үзгәрешләргә китерде, шул исәптән Казан аэропортында да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз