news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санитар нормаларны бозган өчен Казандагы төнге клубны ике айга япканнар

Санитар нормаларны бозган өчен Казандагы төнге клубның эшен ике айга туктатканнар.

Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, төнге клубта тикшерү вакытында персоналның медицина кенәгәләре булмавы, продукция һәм милекнең маркировкаланмавы, ә бинаның санитар нормаларга туры килмәве ачыкланган. Бу төнге клубка килүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган.

Тикшерү материаллары судка тапшырылган, ул клубны 60 тәүлеккә ябу турында карар кылган. Хәзерге вакытта барлык бүлмәләр дә мөһерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot