news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нобель тынычлык премиясен хатын-кызларның хокукларын яклаганы өчен Иран активисты алды

2023 елда Нобель тынычлык премиясен кеше иреген һәм хокукларын яклаганы, шулай ук ук «хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәшкә» керткән өлеше өчен Иран активисты Наргес Мөхәммәдкә тапшырдылар. Бу хакта Норвегия Нобель комитеты хәбәр итә.

Премия лауреаты туган илендә «Хокук яклау үзәге сакчылары» оешмасының вице-президенты булып тора. 2021 елның маенда Тәһран суды аны «Иран системасына каршы пропаганда алып барганы» өчен 2,5 елга рәшәткә артына озату һәм 80 тапкыр камчы белән суктыру турында хөкем карары чыгарды. Хәзерге вакытта ул Тәһрандагы бер төрмәдә җәза срогы үтә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы россияле Алексей Екимов һәм аның АКШтагы коллегалары квант нокталарын өйрәнгән өчен химия буенча Нобель премиясен алуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100