news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов вафат

Россия Фәннәр академиясе академигына 88 яшь иде.

Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов вафат
kremlin.ru

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Россия Фәннәр академиясе академигы, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов 1 мартта 89нчы яшендә вафат булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Кызганычка, Жорес Иванович узган төндә үлде. Анда катлаулы приступ булды", - дип сөйләгән КПРФ партиясе җитәкчесе Геннадий Зюганов.

Мәрхүмне соңгы юлга озатуны КПРФ партиясе оештыра.

"Академик йөрәк-үпкә җитешсезлеге аркасында вафат булды", - дип сөйләгән агентлыкка Россия Фәннәр академиясе хастаханәсенең баш табибы Олег Чагунава.  "Жорес Алферов 1 мартта 23.40 сәгатьтә вафат булды", - дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100