news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нобель премиясе Барак Обамага тапшырылды
АКШ президенты Барак Обама 2009 елгы Нобель премиясе лауреаты булды
Скопировать ссылку
(Казан, 9 октябрь, “Татар–информ”). Норвегия Нобель комитеты 2009 елгы Нобель премиясе лауреатының исемен атады. Ул – АКШ президенты Барак Обама.
Американың 44 яшьлек президенты Барак Обамага абруйлы бүләк “Халыкара дипломатия һәм хезмәттәшлекне ныгыту өлкәсендәге казанышлары” өчен тапшырылды, дип хәбәр ителә Нобель комитетының рәсми сайтында.
АКШның беренче кара тәнле президенты академия тарафыннан быел тәкъдим ителгән 205 кандидат арасыннан сайлап куела. Нобель премиясен алу өчен Тони Блэр белән Николя Саркози да көрәшә. Номинантлар арасында шулай ук Кытай хокук сакчысы Ху Цзя, Колумбия президентлыгына элеккеге кандидат Инград Бетанкур, әфган докторы һәм хокук сакчысы Сима Самар да бар иде.
Нобель премиясе лауреатларына 10 миллион швед кронасы тапшырылачак. Бүләкләү тантанасы Альфред Нобельнең үлгән көнендә, Стокгольм филармониясендә 10 декабрь көнне узачак. Бүләкне Швеция короле Карл ХVI Густав тапшыра. 2008 елда Финляндиянең элеккеге президенты Мартти Ахтисаари Нобель премиясе лауреаты булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2