news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нобель фонды Россия, Беларусь һәм Иран илчеләрен премия тапшыруга чакырмый

Нобель фонды Стокгольмда Нобель премиясен тапшыру тантанасына Россия, Беларусь һәм Иран илчеләренә чакыруны кире алырга карар иткән. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия, Беларусь һәм Ираннан дипломатларны чакыру карары кичә игълан ителгән иде. Фондта аңлатуларынча, ул «Нобель премиясе яклаган кыйммәтләр һәм идеяләрне мөмкин кадәр киңрәк тарату» теләге белән бәйле булган.

Әмма, оешмада тануларынча, «ярсулы реакция», шул исәптән Швециядә, бу хәбәрне «томалаган». Аерым алганда, карарны Украинаның Тышкы эшләр министрлыгы тәнкыйтьләгән.

«Без гадәти практикадагы узган елгы искәрмәне кабатларга булдык — Россия, Беларусь һәм Иран илчеләрен Стокгольмда Нобель премиясен тапшыру тантанасына чакырмаска», — дип билгеләп үтәләр матбугат хезмәтендә. Узган елдагы кебек үк, бу өч илнең дипломатларын тантанага Ослога чакырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot