news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Әнкараның «Төрек дөньясы музыкасы» төркеме Төркиядә яшәүче татарларны Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә чакыра

^Әнкараның «Төрек дөньясы музыкасы» төркеме Төркиядә яшәүче татарларны Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә чакыра

(Төркия, 16 март, «Татар-информ», Камилә Кәрими). Татар халкының бөек әдибе, күренекле шагыйре Габдулла Тукай бөтендөнья татарлары өчен изге шәхес. Төркия татарлары өчен дә халкыбызның иң кадерле улы ул. Татарстан әле тимер пәрдәләр артында булган чорда да Төркия татарларының милли җанлы, актив яшьләре берләшмәсе аның исемен зур горурлык белән йөртте. Алар балаларына Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен өйрәттеләр, туган көнен искә алу кичәләре оештырдылар. Соңгы елда янә “Тукай яшьләре” дигән берлек барлыкка килде. Хәзергә үзенең эшчәнлеген интернет сәхифәсе аша йөртә. 5 ел элек Төркия башкаласы Әнкараның бер урамына милләттәшләребезнең тырышлыгы белән Габдулла Тукай исеме бирелде. Халык шагыйрен онытмый алар. 14 апрельдә Г.Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан Фуат Тиниш җитәкчелегендәге Әнкара татар җәмгыяте Әхмәт Ясәви исемендәге университет фонды белән берлектә олы әдипне искә алу кичәсе оештыра. Анда “Төрек дөньясы музыкасы” төркеме Тукай сүзләренә язылган җырлар концерты күрсәтәчәк. Бу күңелле чарага күп санлы милләттәшләребез, төрек язучылары, шагыйрләрь һәм галимнәрнең дә катнашуы көтелә.

Татар әдәбиятының сүнмәс йолдызы Габдулла Тукайны июнь аенда ТӨРКСОЙ оешмасы да зурлап искә алачак. Истанбул каласында узачак Тукай көннәренә Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның махсус чакырылганлыклары мәгълүм.

news_right_1
news_right_2
news_bot