Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анкарада үткән XXII халыкара китап күргәзмәсендә татар әдәбияты әсәрләре урын алды
Төркия башкаласы Анкарада үткән XXII халыкара китап күргәзмәсендә татар әдәбиятыннан кайбер үрнәкләр урын алды. Әлеге чарага катнашкан Евразия язучылар берлегенең «Бәнгү» нәшрияты төрекчәгә тәрҗемә ителгән татар әсәрләре китаплары белән махсус стенд ачты. Анда Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрә, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы Чулпан Зариф-Четинның хезмәтләренә аерым урын бирелгән.
Татар-төрек галимәсе өчен махсус билгеләнгән «Имза көне»ндә китап сөючеләр Чулпан Зариф-Четинның җылы теләкләр белән язылган автографлы китапларын сатып алу мөмкинлегенә иреште. Әлеге стендта милләттәшебезнең «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт, казах халыкларының мәдәни кыйммәтләре», Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәре буенча фәнни тикшеренүләре, «Алмачуар», «Татар хатыны ниләр күрми» кебек сайланма әсәрләрнең төрекчәгә тәрҗемә җыентыгы, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повестенең төрекчәгә тәрҗемәсе урын алган.
XXII халыкара китап күргәзмәсе 3-12 октябрь көннәрендә үтте. Евразия язучылар берлеге ел саен әлеге китап күргәзмәсендә үзенең «Бәнгү» дип исемләнгән нәшриятында басылган төрки дөнья язучыларының әсәрләрен төрек китап сөючеләре игътибарына тәкъдим итә. Үткән күргәзмәдә татар язучысы, журналист Роза Туфитуллованың төрекчәгә «Гөлсем» дип тәрҗемә ителгән «Язмыш җиле» әсәре күрсәтелгән иде. Аны Чулпан Зариф - Четинның элеккеге шәкерте, филология фәннәре кандидаты, Афйон университеты галимәсе Гөлшаһ Йылмаз тәрҗемә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз