Әнкарада Чыңгыз Айтматовның иҗади мирасы буенча фикер алыштылар
Конференцияне ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы һәм Әнкара университеты оештырган
(Уфа, 15 октябрь, «Башинформ» махсус “Татар-информ” өчен). Әнкарада танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган Халыкара фәнни конференция булды. Анда Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, филология фәннәре докторы Фирдәвес Хисаметдинова һәм Башкортстан дәүләт университеты укытучысы Гөлназ Кутуева катнашты.
Башкортстан укытучылары Америка Кушма Штатлары, Россия (Мәскәү, Татарстан), Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Япония галимнәре белән бергә Айтматовның башкорт әдәбиятына йогынтысы турында сөйләделәр.
ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы һәм Әнкара университеты оештырган конференция программасына танылган кыргыз җәмәгать эшлеклесе һәм язучының тормышы турындагы документаль фильм, аның әсәрләре мотивы буенча куелган "Белый пароход" нәфис фильмы һәм “Майкорт” спектакле кертелгән.
Конференциядә Чыңгыз Айтматовның апасы Мария Айтматова, Мәскәү дәүләт педагогика университеты профессоры Әминә Газизева һ.б. катнашты.