news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әнкарәдә “Каюм Насыйри: галимнең төрки дөньядагы мирасы” Халыкара фәнни симпозиумы була

Ул галимнең тууына 190 ел тулу уңаеннан уздырыла

 (Казан, 8 май, “Татар-информ”). 15 май көнне ТӨРКСОЙ штаб-фатирында (Төркиянең Әнкарә шәһәре), күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, “Каюм Насыйри: галимнең төрки дөньядагы мирасы” Халыкара фәнни симпозиумы була. Чара ТӨРКСОЙ Халыкара оешмасы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты тарафыннан, ТР Милли музее ярдәме белән оештырыла. Симпозиумда КФУдан һәм Төркиянең төрле университетларыннан галимнәр катнашуы көтелә.

Чара кысаларында, Истанбул һәм Әнкарә университетларында очрашулар үткәрү каралган. Анда КФУ нигезендә 2014 елда формалашкан Каюм Насыйри исемендәге институт үзәкләре аша татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча төрек югары уку йортларында хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләре каралачак, диелә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Фотосурәт http://mincult.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot