news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнкәй ураза тоткан икән, мин дә тотарга тиеш – Әзһәр Шакиров

Кичә Рамазан аеның соңгы ифтарлары узды.

Әнкәй ураза тоткан икән, мин дә тотарга тиеш – Әзһәр Шакиров
Расих Фасхутдинов

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 24 июнь, Рамазан аеның соңгы көнендә, мөселманнар “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәгә ифтар ашына җыелды. Ифтарда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академик театры артисты Әзһәр Шакиров та бар иде. 

Бу көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов үткәргән ифтар мөселман бәйрәме буларак кына түгел, ә милли бәйрәм буларак та күзалланды. Ифтар Рамазан аена багышлап җыр-биюләр, гармун моңнары белән үрелеп барды. Ифтарны җырчы Ильяс Халиков алып барды. Шулай ук үзенең моңлы тавышы белән кунакларны Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев сөендерде, ә гармун, курай моңнарын Кирам Сатиев таратты. Ифтарга Нурлат районының якташлар җәмгыяте әгъзаләре дә чакырулы иде. Белгәнебезчә, Фәрид Мифтахов җырлар авторы. Бу кичне дә ул үзе иҗат иткән җырын башкарды.

"Татар-информ" хәбәрчесенә ифтарда катнашкан театр артисты Әзһәр Шакиров үз фикерләрен җиткерде.

“Рамазан ае турында шулкадәр күп сөйлиләр. Минем күңелдә мондый хәтирә калган: совет хакимияте чорында, мин 5-6 яшьлек чагымда, әти-әни ураза тоткан вакытта сәхәргә тора идем. Тәмле ризык ашарга. Минем әни ураза тотты. Ул урак ура. Шундый эссе, авызыннан ак күбекләр килә. Мин: “Әнкәй, нигә ураза тотасың?” – дим. “И, балакаем, син әле аны белмисең", – диде дә, кар базына төшеп китә иде. Шул кар базыннан чыгып, кире уракка китә. Шул гомерләр узгач, мин әнинең нәрсә эшләгәнен аңладым. Әнкәй сихәтле кеше булса ярар иде әле, ә монда авыру кеше урак ура. Әнкәй ураза тоткан икән, мин дә аны тотарга тиеш”, – диде Әзһәр Шакиров.

Әзһәр Шакиров ифтарны оештыручы Фәрид Мифтахов турында да фикерләрен әйтеп китте.

“Мин Фәридне күптән беләм. Ул бик милли җанлы кеше. Фәрид динне милләт белән берләштерергә уйлый. Бу безнең өчен бик кирәк әйберләрнең берсе. Безгә Ислам динен чын милләт дине итеп тану кирәк. Мөселман мәчетендә ничек итеп русча вәгазь укырга кирәк? Фәрид – милли җанлы кеше. Миңа ул динне татар теле белән бәйләве белән кадерле”, – диде Әзһәр Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100