Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нижневартовскида традицион Сабан туе узды
2025 елның 14 июнендә Нижневартовскида «Самотлор кичләре – 2025» сәнгать, хезмәт һәм спорт фестивале кысаларында Нижневартовск шәһәренең Нефтьчеләр мәйданында традицион татар-башкорт бәйрәме – Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нижневартовскида бу бәйрәм инде кырык елдан артык үткәрелә һәм шәһәрдәге мәдәни тормышның мөһим өлеше булып тора. Бүген дә ул халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуын, үз эшенең осталарын данлавын, талантларны ачуын дәвам итә.
Бәйрәмдә Казан, Уфа, Мегион, Лангепас, Излучинск шәһәрләреннән килгән артистлар чыгыш ясады. Күпсанлы кунаклар һәм тамашачылар татар-башкорт халкының бай мәдәнияте белән танышты. Әлеге чарада Милли мәдәниятләр үзәге, аның директоры Елена Князева, Нижневартовск һәм Юграның башка шәһәрләреннән килгән коллективлар катнашты.
Бәйрәм кунаклары каршында Нижневартовск шәһәре башлыгы Дмитрий Кощенко, шәһәр Думасы рәисе Алексей Сатинов, Ханты-Манси автономияле округы-Югра Думасы депутаты Сергей Великий, Төмән өлкә Думасы депутаты Вячеслав Танкеев котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Рафаил Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуйда катнашучыларга һәм кунакларга юллаган сәламләү хатын укыды һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бәйрәм кунакларын котлады. Кунакларны шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте комитетының беренче урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров тәбрик итте.
Әлеге чарада шәһәр хакимияте, шәһәр Думасы, Ханты-Манси автономияле округы – Югра Думасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада 2500дән артык кеше катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз