news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Нижневартовскида татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өчен программа төзелде

28-30 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Нижневартовск шәһәре «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә Нижневартовск шәһәре Мәгариф департаменты өчен татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүнең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтерлек программа төзеде. Мондый ихтыяҗ шәһәрдә 5000 меңнән артык татар баласы булуы белән бәйле. Бу турыда Конгрессның матбугате хезмәте хәбәр итте.

Нижневартовск делегациясе Татарстанда Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә татар телен мәдәниятен өйрәнү шартлары белән танышты. Биредә көллиятнең директоры Гөлнара Гарипова тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шул ук көнне кунаклар Кушлавыч авылында урнашкан Тукай музеенда булды.

29 сентябрь көнне делегатлар «Адымнар» поллилингваль комплексын карады. Биредә алар укучыларга өч телдә белем бирелүен күзәттеләр. Мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов комплексның тарихы, максатлар турында сөйләде, экскурсия ясады.

Казанның Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе, директоры Рамил Гайнуллин мәктәпнең уңышлары турында сөйләде. Әлеге оешма эчендә мәктәпкәчә белем бирү каралган, тәрбияләнүчеләрнең 99 проценты, директор сүзләренчә, гомум белем алуны шушы ук оешмада дәвам итә.

Аннары делегатлар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасын карады. Биредә алар Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән таныштылар. Югары белем бирү эшчәнлеге белән аларны татар теле кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов таныштырды.

3 көнлек программаның нәтиҗәләрен карау, фикер алышу, милли-мәгариф системасындагы төрле сорауларга җавап бирү һәм Тататарстан Республикасында булган тәҗрибә белән уртаклашу өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында түгәрәк өстәл оештырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100