news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нижневартовскида Татар мәдәнияте көннәре һәм Сабан туе булды

Нижневартовскида 47нче тапкыр татар-башкорт бәйрәме Сабан туе узды. Нижневартовск тарихында бу бәйрәм шәһәрнең мәдәни тормышының мөһим өлеше булып тора. Ул бүген дә халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта, үз эшенең осталарын данлый, талантларын ача, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Ханты - Манси автоном округы - Югра буенча массакүләм урам чараларын чикләү сәбәпле, оештыру комитеты Татар мәдәнияте көннәрен һәм Сабантуй көнен Сәнгать сараена үткәрү турында карар кабул итте.

Бәйрәмнең яңа форматы Сабантуй һәм Татар мәдәнияте көннәрен гореф-гадәтләр буенча уздырырга комачауламады. Бәйрәмдә Казан, Сургут, Нефтеюганск, Излучинск артистлары катнашты. Күпсанлы кунаклар һәм тамашачылар бай һәм төрле татар-башкорт мәдәнияте белән таныша алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot