Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нижневартовскида «Татар-башкорт халкының көнкүреше һәм мәдәнияте» күргәзмәсе ачылды
2 октябрьдә Нижневартовскиның 5нче шәһәр китапханәсендә «Татар-башкорт халкының көнкүреше һәм мәдәнияте» күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәне оештыручылар әйтүенчә, чарага күпсанлы кунаклар җыелган, алар арасында җирле хакимият, мәдәни оешма вәкилләре, шәһәрдә яшәүчеләр дә булган.
«Күргәзмә татар-башкорт халкының бай мирасына багышланган һәм ул әлеге күпмилләтле төбәкнең традицияләрен, йолаларын, көндәлек тормышын чагылдырган уникаль экспонатларны үз эченә ала. Бирегә килүчеләр көнкүреш әйберләре, милли костюмнар, шулай ук әлеге мәдәният өчен хас булган әдәбият һәм сәнгать белән таныша алачак. Экспозиция 31 октябрьгә кадәр дәвам итә. Китапханә теләгән һәркемне татар-башкорт мәдәнияте атмосферасына чумарга һәм аның күптөрлелеге турында үз белемнәрен киңәйтергә чакыра», - дип сөйләде «Шатлык» татар-башкорт ансамбле җитәкчесе Раилә Юмагулова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз