news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нижневартовскида «Себер җирендә татар-башкорт җыры» дигән концерт булды

https://tatar-congress.org/

Себер җирендә янә татар-башкорт җыры яңгырады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм кунакларын «Шатлык» татар-башкорт ансамбле һәм аның җитәкчесе Раилә Юмагулова сәламләде. «Югра башкортлары», «Ватан» ансамбльләре, гармунчы Шәйдуллиннар дуэты башкаруында шаян һәм лирик татар-башкорт җырлары яңгырады. Югра шәһәр-бистәләреннән килгән күпсанлы кунаклар - «Сандугач» (Сургут шәһәре), «Йолдыз», «Курай», «Тамчылар» (Нефтеюганск шәһәре), «Якташлар» (Лангепас шәһәре), «Болгар» (Мегион шәһәре) вокаль-хореографик ансамбльләре, Ваховск бистәсеннән Рәзиф Мөгатәбәров һәм Раиф Раматуллин дуэты, солистлар Азалия Алсынбаева, Гөлдар Абдрахманова, Зөлфия Юмашева, Әлфия Раматуллина, Илфат Кинҗәбаев, Наилә Насретдинова, Фаягөл Уразбаеваның чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot