Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк куйдылар
7 майда Нижневартовскида, Обь елгасы буенда, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында 18нче тапкыр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чәчәк салу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ел саен шәһәр халкы һәм кунаклары, Ватанны саклап һәлак булганнарны искә алу һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен, һәйкәл янына җыела. Волонтерлар чарага җыелган кешеләрнең барысына да, совет солдатларының батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын искәртеп, чәчәкләр һәм Георгий тасмалары тапшырды!
Чараны оештыручылар арасында «Милли мәдәниятләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе, директоры Елена Князева, Нижневартовск шәһәренең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы һәм Нижневартовск шәһәре «Ватан» татар мәдәнияте җирле иҗтимагый оешмасын атап үтәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз