news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовскида иҗади хезмәттәшлек турында өч яклы килешү төзелде

Бүген Нижневартовскида 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында «Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле», «2 нче балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль автоном өстәмә белем бирү учреждениесе һәм «Мирас» җирле иҗтимагый оешмасы арасында иҗади хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү төзелде. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Нижневартовск шәһәренең «Мирас» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов, «Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле» директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков һәм «Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле»нең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хаметов катнашты.

2 нче балалар сәнгать мәктәбе коллективының Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән хезмәттәшлеге татар милли мәдәнияте, халык иҗаты, гореф-гадәтләре, традицияләре белән кызыксыну тәрбияләүгә, яшь талантлар өчен кирәкле иҗади мохит булдыруга, халык-сәхнә хореографиясен үстерүгә, Ханты-Манси автономияле округы территориясендә яшәүче халыкларны һәм Россия Федерациясе халыкларын мәдәнияткә җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100