news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовскида герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Нижневартовскида герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

7 майда Нижневартовск шәһәрендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар туган илен яклап һәлак булганнарны искә алу һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына рәхмәт сүзләре әйтү өчен аның һәйкәле янына җыела.

Волонтерлар, совет солдатларының батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын искәртеп, чарага килгән һәркемгә чәчәкләр һәм Георгий тасмалары таратты. Җыелган халык Ватан азатлыгын яклап һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Чараны оештыручылар - «Милли мәдәниятләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе, Нижневартовск шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең «Мирас» җирле иҗтимагый оешмасы һәм Нижневартовскиның «Ватан» татар мәдәнияте җирле иҗтимагый оешмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100