Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нижневартовск шәһәрендә «Балалар Сабантуе» узды
Нижневартовск шәһәренең 11 мәктәбендә шәһәрнең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе белән бергә «Балалар Сабантуе» бәйрәме уздырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Мөхәммәтҗәнов сүзләренчә, чараның төп максаты - милли-мәдәни гореф-гадәтләрне популярлаштыру, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балалар иҗатын үстерү һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.
Чарадан катнашучыларны Төмән өлкәсе Думасы депутаты Вячеслав Танкеев, Нижневартовск шәһәр Думасы депутаты Павел Лариков, 11 мәктәп директоры Кристина Дистанова һәм Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Рафаил Мөхәммәтҗанов котлаган.
Балалар һәм әти-әниләр көрәш, капчык киеп йөгерү, әтәчле баганага менү, мендәр сугышы, кашыкка йомырка салып йөгерү ярышларында, шулай ук мастер-классларда катнашкан.
Бу чара аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәниятләр арасында дуслыкны ныгыту мөмкинлеге булып тора.
Партнерлар ярдәме белән бәйрәм югары дәрәҗәдә узды, балаларга һәм аларның гаиләләренә аралашу шатлыгы бирде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз