Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нижневартовск шәһәре эшмәкәре: Татар кешеләре җитәкләгән оешмалар гына яхшы эшләп калды
«Безнең якта бизнес белән шөгыльләнүче татарлар бик күп», - диде Рөстәм Касюков.
Ханты-Манси автономияле округы Нижневартовск шәһәреннән эшмәкәр Рөстәм Касюков әйтүенчә, пандемиядән соң биредә татарлар җитәкләгән оешмалар гына яхшы эшләп кала алган.
«Бизнес форумнарында ун еллап катнашабыз, 40 еллап чит төбәктә торабыз. Безнең якта бизнес белән шөгыльләнүче татарлар бик күп. Хәзерге вакытта төзелеш, хезмәт күрсәтү, сату оешмаларын татарлар җитәкли. Пандемия вакытында татарлар гына оешмаларын саклап кала алды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рөстәм Касюков бизнес белән яшь чагыннан ук шөгыльләнә башлаган. «Хатыным фермерлык белән шөгыльләнә. Без Казаннан ерак, Нижневартовск шәһәре өч мең километр ераклыкта урнашкан. Форумның нәтиҗәсе булды: бизнес буенча коллегаларым технологны җибәрде, технолог безгә килеп, эшчеләргә мастер-класс оештырды. Белгеч барысын да күрсәтте, өйрәтте. Килеп карап, сөйләшеп кенә бернинди нәтиҗәгә ирешеп булмый. Моны эшмәкәрләр үзара эшли», - дип аңлатты эшмәкәр.
«Татарстан хөкүмәте эшмәкәрләр өчен бер мәйдан оештырды – шунысы мөһим», - диде Рөстәм Касюков «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы турында.
- Бүген Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз