Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нижневартовск эшмәкәрләре янгында каза күргән Эчкен авылындагы бер гаиләгә йорт салачак
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев төрле төбәкләрнең янгында каза күргән Йлдыз (Эчкен) авылында яшәүчеләргә ярдәмнәре турында сөйләде.
«Нижневартовски эшмәкәрләре: «Без бер гаиләгә йорт төзеп бирергә телибез», - дигәннәр. Кемгә төзергә, дигән сорау туган. Гомер буе мәктәптә белем биргән бер укытучыны сайлаганнар. Аның йорты теркәлмәгән булган, янып беткән. Ул бернинди ярдәм ала алмый, шуңа күрә йортны аңа төзергә, дигән карарга килгәннәр», - дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Ул йортлар мәсьәләсендә проблемалар булуын искәртте. «Әлбәттә, хөкүмәттән ярдәм булыр, ләкин кайбер йортлар дәүләт реестрында теркәлмәгән, кайбер кешеләрнең теркәлү урыны башка җирдә булган. Бу кешеләр белән бәйле проблемалар бар. Бергә эшләрбез», – диде ул.
Марс Тукаев, хәбәр таралган мизгелдән алып, әлегә кадәр ярдәмнең килеп торуын әйтте.
«Бу хәбәрне тараткач, конгресска барып утырдым да, бер апа шалтырата. «Минем акчам юк. Тозлы кыярлар, компотлар алып килсәм буламы», - ди. Әлбәттә, ярый, дидем. Беренче сәгатьләрдә үк Удмуртия эшмәкәре 20 тонна бәрәңге бирәм, диде. Удмуртия аяк киеме фабрикасы тоткан эшмәкәр 500 пар аяк киеме җибәрә. Чувашия татарлары шул ук көнне ярдәм җибәрде. Хәзер үзләре төзелеш материаллары илтергә җыена», – дип сөйләде.
Татарстан районнарыннан килгән ярдәм турында да әйтте. Кичә Аксубай, Мөслимнән, аңа кадәр Кукмара районыннан шактый ярдәм алып килгән. Биектау районындагы эшмәкәрләр 10 тонна ярма бирергә тели, ди. Эчкенгә җибәрер өчен татар конгрессы компьютерлар, принтер, сканер, кер, савыт-саба юу машиналары, кондиционерлар алган. Киләсе атнада гуманитар ярдәм белән йөк машиналары китәчәк.
«Үзебезнең ни дәрәҗәдә бөек, миһербанлы, иманлы милләт булуыбызны бөтен дөньяга күрсәтә алдык. Бер генә төбәк тә битараф калмагандыр. Һәркем кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Бу авылның торгызылуына ышанам», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз