news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүче егетне АУЕ* хәрәкәте символикасын күрсәткән өчен штрафка тартканнар

Түбән Камада яшәүче егетне АУЕ* хәрәкәте символикасын халыкка күрсәткән өчен штрафка тартканнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, закон бозу очрагын интернетта мониторинг үткәргән вакытта ачыклаганнар. «Воинк» кушаматлы кулланучы мессенджерда тыелган хәрәкәтнең символикасы урын алган рәсем куйган. Тикшерү уздырганнан соң авторның шәхесе ачыкланган – ул Түбән Камада яшәүче 20 яшьлек егет булып чыккан. Аңа карата экстремистик символиканы халыкка күрсәтү турында беркетмә төзегәннәр.

«Тыелган символиканы халыкка күрсәткән өчен административ җаваплылык каралган. Интернеттагы гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз һәм Россия Федерациясе законнарын үтәгез», – дип искәрттеләр Эчке эшләр министрлыгында.

*Россия Федерациясе Югары суды карары белән хәрәкәт экстремистик дип танылган һәм Россия территориясендә тыелган

news_right_1
news_right_2
news_bot