news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовскида узачак федераль Сабантуйны онлайн карап булачак

Сабантуйга башка төбәкләрдән кунаклар килмәячәк.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 18-19 июнь көннәрендә Ханты-Манси автономияле округы — Юграның Нижневартовск шәһәрендә XXI федераль Сабантуй булачак. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен, милли бәйрәм башка форматта узачак. Сабантуйга башка төбәкләрдән кунаклар килмәячәк.

Сабантуйны ачу тантанасы җирле вакыт белән 18:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә) Нижневартовскның сәнгать сараенда узачак. Бәйрәм Татарстан сәнгать осталары концерты белән дәвам итәчәк. Залга җыелган тамашачылар саны бинаның 50 процентын гына тутырачак.

Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйрәмне ютуб-каналда онлайн форматта карап булачак.

Киләсе елда федераль Сабантуй Ульяновск өлкәсендә узачак. Чара барышында әлеге өлкә делегациясенә эстафетаны тапшыру булачак.

19 июнь көнне онлайн Сабантуй Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтында һәм ютуб-каналда башлана. Ә 11:00 сәгатьтә татар көрәше буенча ярыш башлана. Тамашачылар көрәшне турыдан-туры эфирда карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100