news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды

Чарада мәктәп укучылары һәм артистлар легендар шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы чоры җырларын башкардылар.

Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды
tatar-congress.org

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы һәм митинг узды. Тантана традиция буенча ел саен Җиңү бәйрәме алдыннан уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага ветераннар, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде. Чара дәвамында кыр кухнясы эшләде, барлык катнашучыларны ботка һәм татлы чәй белән сыйладылар.

Барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган сугышчыларны, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һавага ак шарлар җибәрделәр. Мәктәп укучылары һәм артистлар легендар шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы чоры җырларын башкардылар.

Нижневартовскиның «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе тирән ихтирам һәм зур рәхмәт билгесе белән ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot