news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә татарча дәрес узды

Дәһшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш, ди Нижневартовскидан Айрат Әхмәдуллин.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ").  Түбән Варта (Нижневартовск) шәһәрендә яшәүче татарлар 11 февральдә Муса Җәлил истәлегенә багышлап татар телен өйрәнүче балаларга саф татар телендә ачык дәрес уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Нижневартовскидан Айрат Әхмәдуллин язмасында хәбәр ителә.  

Әлеге дәрес балаларны Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәтү, шигырьләре белән таныштыру, татар телен өйрәнүчеләрнең сөйләм телен баету, татар халкының герой-шагыйре иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан уздырылды, ди оештыручылар.

Балалар дәрестә М.Җәлилнең биографиясе, иҗаты белән танышкан. Шигырьләрен яттан сөйләгәннәр, биегәннәр, җырлаганнар.

"Шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, чөнки тарихыбызны, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. Дәһшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш, дип уйлыйм", дип фикерен белдерә язма авторы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100