news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовск шәһәрендә җәмигъ мәчете төзелә

Төзеләчәк җәмигъ мәчете 500 кешегә исәпләнгән.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Нижневартовск шәһәрендә җәмигъ мәчете төзелә. Бу хакта үзенең YouTube каналында Дөньяның автоном татар берләшмәләре хәбәр итә.

Төп бинаның 2 манарасы булачак. Комплекс үз эченә мәчет, мәдрәсә, административ өлешне һәм гаражларны да алачак. Әлеге җәмигъ мәчете 500 кешегә исәпләнгән.

«Мәчет бинасы бик матур булачак: фонтаннар, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым-аерым ял итү урыннары да каралган», — дип сөйли «Ихлас» хәйрия фонды рәисе Рафаил Мәхәммәтҗанов.

Август аенда бетон коелыр һәм бинаның монолит өлеше төзелер дип көтелә. Сентябрь урталарына кадәр мәдрәсә һәм хуҗалык блогы төзелеп бетәргә тиеш. Мәчет мәхәллә кешеләре акчасына күтәрелә. Ул вакытында төзелеп бетәр дип ышаналар.

«Монда килгән һәр кеше үзенең тәҗрибәсе белән бүлешә һәм төзелешкә үз өлешен кертә. Безне шулай итеп рухи изге теләк якынайта», — ди подрядчы оешма рәисе Мөхәммәд Сангов.

Төзеләчәк мәчет Нижневартовск шәһәрендә 3нче мәчет булачак. Берсе шәһәрнең иске өлешендә урнашкан. Бер мең кешегә исәпләнгән иң зур мәчет шәһәрнең яр буенда төзелә.

Төзелеш киләсе елның җәй айларында төгәлләнер дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100